news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Корбан-фест»ка татар милли киемендә килүчеләрне күчтәнәч көтә

«Корбан-фест»ка татар милли киемендә килгән һәркемгә күчтәнәч әзерләп куйганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә «Алтан» мәчете имам-хатыйбының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Айгөл Маһиянова хәбәр итте.

«Татар милли киемендә яки берәр милли элементы булган һәркемгә алма өләшәчәкләр», – диде Айгөл Маһиянова.

Ул балаларга да, олыларга да төрле чаралар әзерләнүен әйтте. «Олылар өчен төп сәхнә эшләячәк: җырчылар чыгышлары, татар милли биюләре, татар стилендә брейк данс, гироскутерларда төрле трюклар көтелә, цирк артистлары төрле трюклар күрсәтәчәк», – диде.

Хатын-кызлар өчен төрле белгечләр, шул исәптән, психологлар катнашында «Татар кызы» дигән лекторий оештырыла. «Хатын-кызларга яулык бәйләячәкләр, ул яулыкта фотога төшәргә мөмкин, яулыкны бүләк итеп биреп тә җибәрәчәкәр. Ир-атлар өчен каршылыклар полосасы оештырыла, бүләкләр тапшырылачак», – дип сөйләде Айгөл Маһиянова.

«Корбан-фест»та 150 сату ноктасы оештырыла. Бәйрәмгә сәгать 14.00гә көтеп калалар. Быел аны уздыру мәйданчыгы итеп Казансу яр буе (Милли китапханә артында) сайланган, балалар өчен чаралар «Елмай» паркында узачак. Оештыручылар быел да бәйрәмгә килүчеләр 10 меңнән дә ким булмас дип фаразлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot