news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Корбан Фест»та балалар күчтәнәчләр белән сыйланды һәм кыстыбургерлар ясады

«Бу бәйрәм бөтен кеше өчен, дингә карамыйбыз. Гадәттә, диндә булмаган кеше дә бу бәйрәмнән шатланып кайтып китә», — диде фестивальне оештыручыларның берсе Айгөл Маһиянова.

«Корбан Фест»та балалар күчтәнәчләр белән сыйланды һәм кыстыбургерлар ясады
Максим Кәримов

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында Корбан гаетенә багышлап оештырылган «Корбан Фест» бәйрәмендә балалар күчтәнәчләр белән сыйланды, мастер-классларда катнашты.

Балалар «Дәү әнидә кунакта» зонасында Дәү әнигә Коръән сүрәсе сөйләп бүләкләр алды. «Безнең остаханәдә теләгән кеше брошь, кечкенә татар принцессалары өчен таҗ, агачтан пычак, аш-су зонасында кыстыбургер ясый ала», — дип сөйләде «Дәү әнидә кунакта» зонасын оештыручы Ләйсән Ганиева.

Бәйрәм Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан үткәрелде. «Бу бәйрәм бөтен кеше өчен, дингә карамыйбыз. Гадәттә, диндә булмаган кеше дә бу бәйрәмнән шатланып кайтып китә», — диде фестивальне оештыручыларның берсе Айгөл Маһиянова.

Вахитов һәм Идел буе районнарының имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин фестивальдә күбрәк әниләр һәм балалар булуын әйтте. «Чөнки әтиләр корбан чалырга китә», — диде ул.

«Корбан бәйрәме җитә дә, әтиләр мәчеткә китә, әниләр һәм балалар әтиләрен көтеп кала. Әтиләр көне буе корбан чала, тиз генә кайта алмыйлар, корбаннарны урнаштыралар. Шулай итеп безнең газиз әниләр һәм балалар әтиләрне көтеп бәйрәм итә. Шуңа күрә бу бәйрәм әниләр һәм балаларыбыз өчен», — диде Йосыф хәзрәт Дәүләтшин бәйрәмгә җыелучылар алдында чыгышында.

Мастер-классларда перәннек, металлдан асма бизәк, беләзек ясау мөмкинлеге дә булды. Балалар уеннарда да катнашты: капчык киеп сикерде, көянтәгә чиләкләр асып йөгерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100