news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Корбан-фест" чарасы 350 мең сумга төшкән

Бәйрәмдә Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева да катнашты. Ул мөнәҗәтләр башкарды.

"Корбан-фест" чарасы 350 мең сумга төшкән
Владимир Васильев

(Казан, 11 август, "Татар-информ", Алинә Айдарова). Казанда үткәрелгән "Корбан-фест" чарасы 350 мең сумга төшкән.  Чыгымнарны Диния нәзарәте һәм Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары каплаган. Бу хакта Вахит һәм Идел буе районнарының мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин хәбәр итте.

Чара кысаларында Корбан гаете бәйрәменең ничек барлыкка килүе турында сөйләделәр. Пәйгәмбәребезнең озак кына балалары булмый. Көтелгән улы тугач, Ул төш күрә, дип искә төшерделәр.

"Пәйгәмбәребез күргән төшләр чынга ашучылардан саналган. Төшендә ул улын корбан чала. Улына әлеге яңалыкны әйткәч, улы ризалаша. Чалам гына дигәндә, пычак кисми. Пәйгәмбәребез ачуыннан пычакны ташлый, һәм таш ярыла. Пычак бик үткен була. Аллаһы Тәгалә Пәйгәмбәребезгә: "Син бу сынауны үттең. Менә сезгә сарык. Аны чалыгыз", - диде оештыручылар.

Бәйрәмдә Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбива да катнашты. Ул мөнәҗәтләр башкарды. "Мөнәҗәтем Пәйгәмбәребезнең ятимлеге турында. Ул күпме ятимнәрне үз канаты астына алган. Мөселманнар аракы эчелә торган бәйрәмнәргә йөри алмыйлар. Ә бүген чын мөселман бәйрәме", - дип сөйләде җырчы.

Бәйрәмдә төрле тәм-томнар, хәләл ризыклар тәкъдим ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100