news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Корбан-Фест» бәйрәменә беренче булып килүчеләргә чәкчәк бүләк итәләр

«Корбан-Фест» бәйрәменә беренче булып килүчеләргә чәкчәк бүләк итәләр
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Габдрәхим Утыз Имәни исемендәге «Ал Таң» мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин Кремль яр буенда «Корбан-Фест» бәйрәменә багышланган матбугат очрашуында беренче 1 мең кунакка бушлай чәкчәк таратылачагын хәбәр итте.

«Татарлар бит кунакларны күчтәнәчсез җибәрми. Без кунакларыбыз өчен чәкчәк әзерләячәкбез. Аларга 1 мең чәкчәк бушлай таратылачак. Ләкин чәкчәкне беренче килгән мең кеше генә ала алачак, шуңа күрә бәйрәмебезгә беренче булып килергә ашыгыгыз», – диде ул.

«Корбан-Фест» бәйрәме 16 июнь көнне 17:00 сәгатьтә Кремль яр буенда узачак. Бәйрәмгә 15 мең кешенең килүе көтелә. Бәйрәмдә сәхнә артистларының чыгышы булмаячак, ләкин кунаклар өчен төрле бәйгеләр, остаханәләр, фотозона, ярминкәләр әзерләнәчәк.

«Зурлар һәм балалар өчен ике зур сәхнә булачак. Бу – балалар зурларга комачауламасын өчен башкарыла. Шулай ук халык яратып алган ярминкә була. Ярминкәдә 100дән артык катнашучы көтелә. Зурлар һәм балалар өчен 60тан артык остаханәләр, конкурслар, ярышлар, аниматорлар, хәләл ресторан һәм кафелар була. Гаилә елы уңаеннан күпчелек остаханәләр гаилә белән бергә башкарыла торган булачак», – диде «Ният» фонды башкарма директоры Нияз Усманов.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
news_right_1
news_right_2
news_bot