news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Корбан-Фест» бәйрәме БРИКС илләре телендә алып барылачак

«Ният» фонды башкарма директоры Нияз Усманов «Корбан-Фест» бәйрәме уңаеннан оештырылган матбугат очрашуында бәйрәм программасы БРИКС илләре телендә алып барылачагын хәбәр итте.

«Корбан бәйрәме Казанда узучы БРИКС илләренең халыкара спорт уеннары вакытына туры килә. Безгә килгән кунаклар хөрмәтенә дәгъват максатында сәлам, котлау сүзләре рәсми БРИКС илләре телендә һәм башка берничә телдә яңгыраячак. Бәйрәм программасы 10 телдә алып барылачак. Бу – инглиз, кытай, португал, фарсы, рус, гарәп һәм тагын берничә тел», – диде ул.

Бәйрәмдә чит илдән Казанга яшәү өчен күченеп килүчеләрнең чыгышлары да көтелә. «Чит илдән килеп Казан шәһәрендә яшәгән казандашлар сәхнәгә чыгып, үзләренең ватандашларына чит телләрдә Казанда ничек яшәүләре, бәйрәмнәр турында сөйләячәк. Габдулла Тукайның һәм Александр Пушкинның шигырьләре дә яңгараячак» – дип, сөйләде Нияз Усманов.

Бәйрәмдә спортчыларның үзләрен дә күреп булачак. «Безнең бәйрәмгә БРИКС уеннары спортчылары чакырылган, әмма алар катнашыр өчен түгел, ә ял итер өчен генә киләчәк. Шулай ук бәйрәмдә «Рубин» командасы да катнаша. Алар остахәнәләр үткәрә, бер футболист белән автограф-сессия дә була. Әлегә исемен әйтеп тормыйбыз», – ди Нияз Усманов.

  • «Корбан-Фест» бәйрәме 2018 елдан бирле Казанның Идел буе һәм Вахитов мөхтәсибәте тарафыннан оештырыла. 2023 елда «Корбан-Фест» Иске Татар бистәсендә узды, быел кунаклар саны арту сәбәпле бәйрәм Кремль яр буенда узачак. Бәйрәмгә 15 мең кунак килүе көтелә.
Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100