Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирек хәзрәт Җиһаншин корбан чала торган коралның нинди булырга тиешлеген әйтте

Казанның «Алтан» мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин корбанны дөрес чалу турында сөйләде. Шулай ук ул пычакның нинди булырга тиешлеген аңлатты. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.
«Ханәфи мәзхәбе буенча хайванның дүрт тамыры бар, шуның өч тамырын үткен пычак белән кисеп үтсәң, хәләл була. Чалган вакытта пычакның озынлыгы хайван бугазыннан ике тапкыр озынрак булырга тиеш. Бер генә тапкыр ышкып чалырга кирәк. Бер мәртәбә генә ышкып чалынмаган булса, ул вакытта пычакны күтәрмичә, кире ышкырга була. Әгәр пычкы кебек берничә тапкыр ышкылса, хайванга зарар китергән була. Корбан мәкруһ дәрәҗәсенә килә. Моңа игътибар итәргә кирәк. Пычакны хайван алдында кайрарга ярамый», – дип кисәтте Ирек хәзрәт.
Ул чалучы кеше Ибраһим галәйһиссәламнең «Ибраһим» сүрәсендәге доганы укырга тиешлеген әйтте. «Чалучыларга да игътибар итегез. «Әйдә, китерегез, чалам» дисә, «шул доганы укый беләсеңме» дип сорарга мөмкин, юк икән – гафу. «Син беләсеңме, әйдә, белсәң, син чал» дип, башка кешене сорарга була. Корбан ул – гыйбадәт, ит кенә түгел. Кыямәт көнендә мөселман, шул хайванга атланып, сират күперен кичәчәк», – диде Ирек Җиһаншин.
Аның сүзләренчә, кеше үзе килә алмый икән, «минем исемнән чаларга мин вәкиллек бирәм» дигән гозер белән килә ала. «Чалучы кеше үз өстенә вәкиллекне ала, фәлән кеше исеменнән чалам дип, шулай чалырга тиеш», – дип аңлатты имам-хатыйб.
Ирек хәзрәт, ит кенә дип чалсаң, ул инде корбан булып кабул ителмәү ихтималлыгы турында да кисәтте. «Сыерны, дөяне, үгезне җиде кеше бергә чала ала. Җидесенең дә Аллаһ ризалыгы өчен Корбан чалу дигән нияте булырга тиеш. Әгәр арадан берсе «миңа 20 кг ит җитә» дисә, җиде кешенең чалган корбаны юкка чыга, чөнки берсенең нияте корбан түгел, ит өчен генә булган», – ди Ирек хәзрәт.
«Шундый ялгышлык бар: кайберәүләр «узган елны үземнән корбан чалдым, быел хатыным исеменнән корбан чалам» ди. Син дә, хатының да эшли икән, Корбан гаете көнне кесәгездә икегезнең дә 53 шәр мең сум акчагыз бар, бурычыгыз юк икән, икегезгә дә корбан чалу вәҗиб. Ирем генә чалсын диючеләр бар, ләкин синең өстеңдә барыбер корбан чалу тиеш булып кала», – дип ачыклык кертте имам.
Ул вафат булган туганнар исеменнән дә корбан чалу мөмкинлеген әйтте, тик башта үзең исеменнән чалынырга тиешлеген искәртте. «Ел да корбан итләрен җыябыз. «Приют человека» дигән проектыбыз бар. Итләрне кая бирергә дигән сорау булса, безнең мәчетебезгә дә алып килә аласыз, ләкин үтенечебез бар: ит салкында суыткычта торырга тиеш. «Приют человека» проекты кысаларында һәр ел мескеннәрне, сукбайларны ашатабыз», – диде Ирек Җиһаншин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз