news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда корбан чалу өчен 50 урын билгеләнә

Татарстанда корбан чалу өчен 50 урын билгеләнә
Абдул Фәрхан

Корбан чалу өчен Татарстанда 50 рәсми мәйданчык бүлеп бирелгән, шул исәптән Казанда – 18. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Мал чалу мәйданчыклары каты өслекләр, эленеп тору җайланмалары, эчәр су белән тәэмин ителергә тиеш. Биологик  һәм органик калдыклар өчен контейнерлар урнаштырырга кирәк. Оештыручылар чүп-чарны утильләштерүне һәм чалу урыннарын дезинфекцияләүне тәэмин итәргә тиеш. Чалуга сәламәт хайваннар гына рөхсәт ителә», – дип ассызыклады ул.

Аның сүзләренчә, бәйрәм көннәрендә барлык мәйданчыкларда ветеринария-санитария экспертлары эшләячәк. «Ит тапшырырга теләүче социаль учреждениеләргә белгечләр ветеринария-санитария экспертизасы үткәрәчәк һәм документларны рәсмиләштерәчәк», – дип төгәлләде ул.

  • Узган елны Корбан бәйрәме көннәрендә Татарстанда рәсми мәйданчыкларда 12,3 меңнән артык хайван, шул исәптән Казанда 5,8 мең баштан артык хайван чалынган.
  • Быел Корбан бәйрәме 28 июньдә билгеләп үтелә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100