news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан Бердыевка кирәксез чит ил уенчыларының чираттагысы Казаннан китте

Рубен Рочина карьерасын Испания чемпионатында дәвам итә.

Корбан Бердыевка кирәксез чит ил уенчыларының чираттагысы Казаннан китте
Ильнар Тухбатов

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Казанның «Рубин» командасы ярымсакчысы, 26 яшьлек испан футболчысы Рубен Рочина карьерасын аренда хокукларында Испаниянең «Леванте» командасында дәвам итәчәк. Бу хакта «Рубин» клубы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рубен Рочина Казанга 2016 елны июлендә, командага баш тренер итеп Испания белгече Хавьер Грасия билгеләнгәч, килгән иде. Әмма командага Корбан Бердыев әйләнеп кайткач, төп составка эләгә алмады – бу сезонда 4 уенда гына катнашты.

Гомумән алганда, Рочина «Рубин» өчен 31 матчта чыгыш ясап, ике гол кертә алды.

Шулай итеп, Корбан Бердыевка кирәксез чит ил уенчылары Казаннан китеп бетте, диярлек. Моңа кадәр «Рубин»нан – Рагнар Сигурдссон, Мориц Бауэр, Янн М’Вила, Мийо Цакташ, Карлос Самбрано, Максим Лестьенн һәм Россия футболчысы Тарас Бурлак китеп барды. Китәргә тиешле камерун футболчысы Алекс Сонг әлегә башка клуб белән килешү төзелмәде.

Команда белән Төркиядәге җыеннарга дүрт кенә чит ил уенчысы алынды. Алар – Цезарь Навас, Гекдениз Карадениз, Реза Шакири һәм Сердар Азмун. Әлеге футболчылар Казанда калачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100