news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан Бердыев вице-президент булды – ул хәзер «Ростов» тренеры

Белгеч белән контракт 2016-2017 елларга төзелгән.

 (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Корбан Бердыев бүген вице-президент –«Ростов» тренеры итеп билгеләнде. Бу хакта футбол клубының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Белгеч белән контракт 2016-2017 елларга төзелгән. Аның вазифаларына инфраструктураны җәелдерү һәм балалар-яшүсмерләр футбол клубын үстерү керә. Шулай ук Бердыев балалар-яшүсмерләр футбол клубында эшләүче төп һәм яшьләр командаларының тренерларына һәм белгечләренә консультацияләр бирәчәк.

«Ростов»ның баш тренеры итеп Иван Данильянц билгеләнгән. Ул 2014 елның декабрь аеннан әлеге клубның тренер штабында торган. Шунысын да билгеләп үтик, Данильянц 2010нан 2013 елга кадәр Казан «Рубин»ында яшьләр футболын үстерү программасы җитәкчесе булган кеше.

Исегезгә төшерәбез, Корбан Бердыев, «Рубин»ның элеккеге остазы 2001дән 2013 кә, 2014тән 2016 елга кадәр «Ростов»ның баш тренеры булды. Командадан китүе турында ул 6 августта хәбәр иткән. Аннан билгеле булганча, ул клуб заявкасына шул чактагы баш тренер Дмитрий Кириченконың ярдәмчесе сыйфатында кергән булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100