news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Корбан Бердыев: ЦСКАның көчсез яклары аз, әмма без шулардан файдаланырга тырышачакбыз
"Рубин" футбол командасы Россия чемпионатының 4 нче тур уенына әзерләнә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 3 август, “Татар-информ”). 6 августта Казанның “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының 4 нче турында Мәскәүдә ЦСКА командасы белән очраша. Бүген Корбан Бердыев шәкертләре чираттагы күнегүләрен уздырды, ә баш тренер журналистлар белән аралашты.
“Шулай килеп чыкты: чемпионатның беренче уеннарын көчле командаларга каршы уздырабыз. Бу әзерлек барышында үз эзен калдыра. ЦСКА командасының көчсез яклары бик аз булуын беләбез, ләкин, шуңа да карамастан, алар бар һәм без шулардан файдаланырга тырышачакбыз”, – диде Корбан Бердыев.
Баш тренер “Рубин”га аренда хокукларында килеп кушылган сакчы Рагнар Сигурдссон турында да фикерләре белән уртаклашты.
“Сигурдссон – яхшы сакчы, аны “Краснодар”дагы уены буенча да беләбез. Сез безнең финанс хәленең авыр булуын беләсез. Шуңа да әлеге уенчыны бушка арендага алуыбыз белән шатбыз. Командада имгәнгән футболчылар барлыгын истә тотсак, ул инде алда торган уенда ук катнашырга мөмкин”, – диде Бердыев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot