Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Корбан Бердыев Түбән Камада Татарстан футбол академиясе филиалын ачачак
Яңа спорт мәйданчыклары киләсе елда ук төзелер дип планлаштырыла.
(Казан, 23 июль, "Татар-информ"). Түбән Камада легендар футбол тренеры Корбан Бердыев булып китте. Ул Түбән Камада Татарстан футбол академиясе филиалын ачачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Айдар Метшин һәм җирле клуб президенты киңәшчесе Наил Гыйззәтуллин белән бергә алар “Нефтехимик” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе территориясен карадылар. Биредә заманча җиһазландырылган футбол кыры төзү планлаштырыла.
Билгеле булганча, июнь аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан Бердыевка Татарстанда кече яшьтән үк футболчылар әзерләү эшен оештыру максатында балалар-яшүсмерләр футбол академиясе ачарга, республиканың зур шәһәрләрендә аларның филиалларын булдырырга тәкъдим итте.
Яңа спорт мәйданчыклары киләсе елда ук төзелер дип планлаштырыла. Хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районында 35 футбол мәйданчыгы эшли, шуларның 4 се – тулы үлчәмле кырлар. "Нефтехимик” спорт мәктәбендә 658 бала шөгыльләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз