news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Корбан Бердыев «Рубин»ны җитәкләргә әзер – Радик Шәймиев

Хавьер Грасия белән килешүне өзми торып, бу хакта сөйләшергә иртәрәк әле, дигән клуб президенты.

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Корбан Бердыев «Рубин» футбол командасын кабат җитәкләргә ризалык биргән, әмма килешү шартлары әлегә каралмаган. Бу хакта клубның президенты Радик Шәймиев җиткергән, дип яза «Р-Спорт» басмасы.
 
Исегезгә төшерәбез, «Рубин»дагы үзгәрешләрдән соң Корбан Бердыев «Ростов» клубындагы вазифаларын калдырып киткән һәм аның Казанга кайту ихтималының зур булы турында хәбәрләр пәйда булган иде.
 
«Корбан Бердыев белән беренчел сөйләшү булды. Уртак таяну нокталары таптык. Безнең күзаллаулар белән аның Казанга кайтасы килү теләге туры килде. Әлегә испан тренеры Хавьер Грасия белән килешү өзелми торып, аны Казанга кайта, дип әйтергә иртәрәк әле. Бу хәлнең тиз арада тормышка ашачагына өметләнәм», – дигән Радик Шәймиев «Реальное Время» басмасына.
 
Клуб президенты Бердыевның бернинди шартлар куймавын да җиткергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot