news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан Бердыев "Рубин"га, үз клубына кайта – Виталий Мутко

Россия футбол союзы президенты сүзләренчә, Казанда бик яхшы ресурс һәм стадион бар.

(Казан, 1 июнь, "Татар-информ"). "Ростов" футбол клубының элеккеге вице-президент-тренеры Корбан Бердыев үз клубына – Казанга "Рубин"га кайта. Анда бик яхшы ресурслар һәм стадион", – дип белдергән Россия Федерациясе вице-президенты, Россия футбол союзы президенты Виталий Мутко "Р-Спорт" агентлыгына. 

"Корбан Бердыев үз клубына кайта. Клублар арасында көндәшлек күбрәк булган саен яхшырак. Ресурслар яхшы, стадион бик шәп", – дигән Мутко.

Исегезгә төшерәбез, бүген Корбан Бердыев "Ростов" футбол клубы вице-президенты һәм тренеры вазифасыннан китте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100