news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан Бердыев "Рубин" футбол командасына баш тренер итеп билгеләнде

Казан командасын ике тапкыр ил чемпионы итеп таныткан остаз әлеге вазифада испан белгече Хавьер Грасияны алмаштырды.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Рубин” футбол командасына баш тренер итеп Корбан Бердыев билгеләнде. Клуб белән тренер арасында принципиаль килешүгә киленгән. Бу хакта клубның рәсми сайты җиткерде. 64 яшьлек Корбан Бердыев “Рубин” белән 2001-2013 елларда җитәкчелек итте һәм команданы ике тапкыр ил чемпионы итеп танытты.
 
Команданың былгы уңышсыз сезоныннан соң испан белгече Хавьер Грасия һәм аның тренерлар штабының кичә  отставкага озатылуы билгеле булган иде. Испан тренерларының Казандагы эш сәфәре озакка сузылмады: 2016 елның маенда клуб белән килешү төзегән Хавьер Грасия белән бергә аның булышчылары Хуан Солья, Иньиго Артеага, Ибан Андрес һәм Хуан Мартинес та китеп барды.
 
Корбан Бердыевның баш тренер дилбегәсен үз кулына алачагы быелгы сезон төгәлләнеп, клубта булган үзгәрешләрдән соң ук хәбәр ителде. Исегезгә төшерәбез, Казанның "Рубин" футбол клубының яңа президенты итеп Радик Шәймиев сайланды.
 
Шул ук көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Баш тренер вазифасында испан тренеры Хавьер Грасияны калдыру, яисә аны башка остазга алмаштыру тулысынча "Рубин" футбол клубының яңа расланган президенты – "ТАИФ" компаниясе директорлар советы әгъзасы Радик Шәймиев карамагында. Клубның җитәкчелеге хәзер бер кулга тупланды, нәкъ менә "Рубин"ның яңа президенты клубның үсеше һәм спорт күрсәткечләре өчен җавап бирәчәк. Шулай да, күпчелек тамашачыларның фикерен исәпкә алып, мин бер вариант буларак Корбан Бердыевны командага кайтару мәсьәләсен дә карарга тәкъдим итәм. Клубның зур җиңүләре аның исеме белән бәйле», – дип белдерде.
 
Бу Корбан Бердыевның командага кайтуына “яшел ут” иде дә инде. Озак та узмады Корбан Бердыевның "Ростов" футбол клубы вице-президенты һәм тренеры вазифасыннан китүе билгеле булды.
 
Корбан Бердыев белән яңа килешүнең шартлары һәм аның ничә елга төзелүе хакында әлегә рәсми рәвештә хәбәр ителми.
 
Сүз уңаеннан, "Рубин" футболчылары бүген җәйге ялдан чыга һәм иртәгә Австриядә җыеннарын башлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100