news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан Бердыев "Ростов" клубы вице-президенты һәм тренеры вазифасыннан китте

Футбол белгече Казанның "Рубин" футбол командасына баш тренер итеп билгеләнергә мөмкин.

(Казан, 1 июнь, "Татар-информ"). Корбан Бердыев "Ростов" футбол клубы вице-президенты һәм тренеры вазифасыннан китте. Бу хакта клубның рәсми сайты хәбәр итә.

Бердыев баш тренер буларак "Ростов" командасында 2014 елның декабреннән бирле эшли. Ә 2016 елның сентябреннән вице-президент-тренер вазифасына билгеләнгән иде. Аның кул астында "Ростов" үз тарихында беренче тапкыр 2015-2016 елгы Россия чемпионатында көмеш медаль яулады, Европа лигасының 1/8 финал раундына кадәр барып җитте.

Корбан Бердыев Казанның "Рубин" футбол командасына баш тренер итеп билгеләнергә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Баш тренер вазифасында испан тренеры Хавьер Грасияны калдыру, яисә аны башка остазга алмаштыру тулысынча "Рубин" футбол клубының яңа расланган президенты – "ТАИФ" компаниясе директорлар советы әгъзасы Радик Шәймиев карамагында. Клубның җитәкчелеге хәзер бер кулга тупланды, нәкъ менә "Рубин"ның яңа президенты клубның үсеше һәм спорт күрсәткечләре өчен җавап бирәчәк. Шулай да, күпчелек тамашачыларның фикерен исәпкә алып, мин бер вариант буларак Корбан Бердыевны командага кайтару мәсьәләсен дә карарга тәкъдим итәм. Клубның зур җиңүләре аның исеме белән бәйле", – дип белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100