news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан Бердыев РФ Мөфтиләр шурасының югары бүләгенә лаек булды

Аңа “Әл–Фәхер” – “Мактау ордены” рухи традицияләрне ныгытканы өчен тапшырылды

(Казан, 1 декабрь, “Татар–информ”). Кичә Мәскәүнең “Метрополь” кунакханәсендә Корбан гаетен бәйрәм иткән вакытта Казанның “Рубин” командасы баш тренеры Корбан Бердыев рухи традицияләрне ныгытканы өчен РФ Мөфтиләр шурасының “Әл–Фәхер” – “Мактау ордены”на лаек булды.
Бүләкне кабул итеп алганда, Корбан Бердыев бәйрәмгә җыелучыларга күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде һәм киләсе елда да Россия чемпионатында алтын медаль яуларга тырышачакбыз, дип вәгъдә бирде. Бу хакта “Мөслим–пресс” агентлыгы хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100