news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан Бердыев: Рәсми тәкъдим булмый торып, футболчылар китү турында сөйләү урынсыз

Баш тренер "Рубин" командасыннан Жонатас, Максим Лестьенн һәм Сердар Азмунның китүе турындагы хәбәрләргә ачыклык кертте.

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының 3нче тур уенына – 29 июльдә “Казан Арена”да Туланың “Арсенал” командасына каршы торырга әзерләнә. Бүген клубның үз базасында узган ачык күнегүләр алдыннан команданың баш тренеры Корбан Бердыев журналистлар белән аралашты.

“Команданың әзерлеге идеаль модельдән ерак тора әле, шулай да яхшы якка үзгәреш бар. Һөҗүмдә һәм сакта позитив мизгелләр күзәтелә. Барыннан да бигрәк һөҗүмне яхшыртасы бар. Киләчәккә оптимизм белән карыйбыз”, – диде Корбан Бердыев.

Баш тренер сүзләренә караганда, беренче ике уенда очко туплый алмау футболчыларны психологик яктан какшатмаган.

“Берәүнең дә җиңелергә теләмәве аңлашыла, билгеле. Әмма төшенкелеккә бирелмибез, тыныч кына “Арсенал”га каршы уенга әзерләнәбез. Тамашачылар хаклы рәвештә җиңү көтә", – диде ул.

Корбан Бердыев шулай ук матбугатта пәйда булган “Рубин” уенчылары Жонатас, Максим Лестьенн һәм Сердар Азмунның Казаннан китү турындагы хәбәрләренә ачыклык кертте.

“Нәрсә турында сөйлисездер, белмим. Анда язылганнар миңа кагылмый. Рәсми тәкъдимнәр булмады, шуңа да сөйләрлек сүз юк”, – диде Корбан Бердыев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100