news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан Бердыев: Навас кайтырга ышандырды. Кайчан – белмибез

«Рубин» командасы баш тренеры «Арсенал»га каршы уен алдыннан каләм әһелләре белән аралашты.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның «Рубин» футболчылары Россия чемпионатының 17 нче тур уены – Туланың «Арсенал» командасы белән очрашуга әзерлек кысаларында бүген үз базасында ачык күнегүләр уздырды. «Рубин» командасы баш тренеры Корбан Бердыев күнегүләр алдыннан каләм әһелләре белән аралашты.

«Тәнәфесләрнең моңа кадәргеләрендә дә этаплы эш алып барылды. Ә монысы футболчылардан таләп ителгән уенны аңлау планында нәтиҗәле булды. Иң мөһиме – уенчыларның менталитеты үзгәрә. Ул соңгы матчта һәм аңа әзерлек барышында да сизелде. Тулаем алганда, җыенны нәтиҗәле уздырдык, канәгатьләнү бар», – диде Корбан Бердыев.

Баш тренер сүзләренчә, ил җыелмаларына чакыру алган футболчылар имгәнүләрсез кайткан. Аларның төрле дәвамлылыкта уенга чыгулары сәбәпле, функциональ хәлләре дә төрле булырга мөмкин.

«Уенга әзерлек өчен тагын ике көн бар. Таблицага күз салсак, көчләр тигез кебек. Уен күрсәтер. «Арсенал»да тәҗрибәле футболчылар тупланган. Фәкать алар ниндидер сәбәпләр аркасында башка клубларга гына кирәксезгә әйләнгән», – ди Бердыев.

Ул команда сакчысы Цезарь Навас белән бәйле хәлгә дә тукталды.

«Кызганыч, аның әтисе вафат булды... Навас, кире кайтам, диде. Кайчан – белмибез», – диде Корбан Бердыев.

...Тулада узачак «Арсенал» – «Рубин» матчы 18 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә башлана. 16 турдан соң «Арсенал» 23 очко белән 7 нче, 19 очкосы булган «Рубин» 10 нчы баскычта бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100