news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан Бердыев: Һөҗүмне яхшы оештыру – вакыт эше

"Рубин" командасы баш тренеры ЦСКА клубының кайбер уенчыларыннан үрнәк алырга кирәк булуын яшерми.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Казанның «Рубин» футболчылары Россия чемпионатының 18 нче тур уенына – 26 ноябрьдә «Казан Арена» стадионында узачак Мәскәүнең ЦСКА командасына каршы матчка әзерлек кысаларында ачык күнегүләр уздырды. Команданың баш тренеры Корбан Бердыев алда торган уеннан ни көтүе турында фикерләре белән уртаклашты.

«Командага Цезарь Навасның кайтуы, тулаем алганда яхшы. Ләкин аның бер айга якын уйнамавын һәм үзлегеннән генә шөгыльләнүен онытмаска кирәк. Шуңа да аның әзерлеген уенга якынлашканда гына белә алабыз», – дип сөйләде Корбан Бердыев.

Аның сүзләренчә, ЦСКА командасының әле кичә генә Чемпионнар лигасында уйнавы көндәшләрне арытудан бигрәк, алар файдасына гына булырга мөмкин.

«Әзерлек принциплары тренерлар тарафыннан планлаштырыла. Кайвакыт атна буе күнегүләр уздырып вакыт уздырганчы, уйнап, аннары сихәтләнүе яхшырак та. «Ростов» белән шундый тәҗрибә туплаган идек. Циклны шулай төзү яхшырак та иде», – диде баш тренер.

Корбан Бердыев ЦСКА составындагы ярымсакчы Понтус Вернблумның соңгы вакытта позициясен үзгәртеп, үзәк һөҗүмче буларак уңышлы чыгыш ясый башлавына да тукталды.

«Дөресен әйтим, бу минем өчен ачыш булды. Ул үзенең көчле якларын эшкә җигә. Күп кенә һөҗүмчеләргә аннан үрнәк алырга кирәк, – диде Бердыев. – Тулаем алганда, ЦСКА командасына каршы позицияле һөҗүмне дә, каршы һөҗүмне дә яхшырту өстендә эш алып барабыз. Егетләр ничек һөҗүм итәсен белә. Һөҗүмне яхшы, җиренә җиткереп оештыру – вакыт эше. Шуның өстендә эшлибез», – диде Бердыев.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100