news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан Бердыев: "Локомотив"тан тәкъдим килсә, уйлаячакмын"

"Рубин"ның элеккеге баш тренеры "Локомотив"ка билгеләнү ихтималы турындагы мәгълүматны шәрехләде

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Илдар Райманов). "Рубин"ның элеккеге баш тренеры "Локомотив"ка билгеләнү ихтималы турындагы мәгълүматны шәрехләде.

"Локомотив"тан миңа мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Тәкъдим килсә, уйлаячакмын", - дип тренер сүзләрен китерә ИТАР-ТАСС.  

Искәртеп узабыз: "Локомотив"ның хәзерге баш тренеры Леонид Кучукны Баковкадагы базага кертмәгәннәр иде. Кичә тимер юлчыларның президенты Ольга Смородская Кучук белән команда базасында очрашты. Шуннан соң тренерның команда белән эшләүдән читләштерелүе хакында хәбәр ителде. Контрактны өзгән өчен Кучукка 4 миллион евро күләмендә килешү шартларын үтәмәгән өчен акча (неустойка) түләнәчәк.     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100