news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Корбан Бердыев: “Команданың старт составы 90 процентка ачыкланды”
“Рубин”ның баш тренеры Корбан Бердыев традицион матч алды конференциясенә сакчы Виталий Калешин белән килде
Скопировать ссылку
(Казан, 17 февраль, “Татар–информ”, Артур Еникеев). “Рубин”ның баш тренеры Корбан Бердыев традицион матч алды конференциясенә сакчы Виталий Калешин белән килде.
“Безнең өчен бу сезондагы тәүге матч, әмма команда сезон алды җыеннарында зур күләмдә эш башкарды, һәм безнең каршы куяр әйберебез бар. Өстәвенә, күптән түгел команда Чемпионнар лигасында уйнады һәм зур тәҗрибә туплады. Ике команда да тигез шартларда булганга, һава торышы комачауламаячак, әмма кырның сыйфаты, һичшиксез, уенга төзәтмәләр кертәчәк. Команданың мөмкинлекләре 50 гә 50, стратегик күзлектән караганда уенны чит кырда башлау отышлырак, әмма жирәбә жирәбә инде ул. Команданың старт составы 90 процентка ачыкланды. Җиңүдән башлау принципиаль мәсьәлә түгел, безне 1/8 финалга үтү дә канәгатьләндерә. Җанатарлар мондый шартларда матч алдыннан ничек җылынырга икәнен яхшы белә. Уенга без иске автобуста барачакбыз”, –диде Корбан Бердыев.
Искәртеп узабыз, “Рубин” – “Хапоэль” очрашуы 17.00 сәгатьтә башлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2