news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан Бердыев: Командага Олег Кузьмин җитми

"Рубин" командасы баш тренеры имгәнгән уенчылар белән бәйле сорауларга ачыклык кертте.

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Фәрит  Салихов). “Рубин” футбол командасы Россия чемпионатында Пермьнең “Амкар” командасына каршы уенга әзерләнә. Команда бүген ачык күнегүләр уздырды. Гомуми төркемдә имгәнүдән соң сихәтләнгән ярымсакчы Руслан Камболов та бар иде.

Команданың баш тренеры Корбан Бердыев имгәнгән уенчылар белән бәйле сорауларга ачыклык кертте.

“Руслан Камболов бүген гомуми төркемдә күнегүләр уздыра. Командага ул җитми. Аның командага кайтуы сөендерә, – диде журналистларга Корбан Бердыев. – Олег Кузьминның хәле ничек, дисезме? Ул иртәгә тикшеренүләр уза. Барысы да яхшы булса, йөгерә башлаячак. Тәнәфестән соң әзер булуына өметләнәбез. Командага ул да җитми”

Исегезгә төшерәбез, 30 сентябрьдә “Рубин” үз кырында Пермьнең “Амкар” командасы белән очраша. Аннары чемпионатта ике атналык тәнәфес игълан ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100