news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Корбан Бердыев Казанга килгән

“Рубин”ның элеккеге остазы Чистай урамында урнашкан мәчеттә булган.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Казанга “Рубин”ның элеккеге баш тренеры, “Ростов” футбол клубының хәзерге вице-президенты Корбан Бердыев килгән.

Казанлыларның элеккеге остазы Чистай урамында урнашкан мәчеттә булган. Әлеге мәчетнең попечителе, “Рубин”ның беренче президенты Камил Исхаков сүзләренчә, ул Корбан Бердыевның Казанга килү максатын белми. “Мин хәзер үзем икенче шәһәрдә һәм Бердыевның ни өчен Казанга килүен белмим”, - дип белдерде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Рубин” клубында команданың элеккеге баш тренерының килүе турында аңлатма бирмәүне өстен күрделәр. Күрәсең, Бердыев Татарстанга үз эшләре буенча килгәндер.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot