news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан Бердыев: “Егетләр булдыра алганча һәм хәтта бераз яхшырак та уйнарга әзер”

Корбан Бердыев “Барселона” белән очрашу алдыннан журналистларның сорауларына җавап бирде

(Казан, 3 ноябрь, “Татар–информ”, Артур Еникеев). Иртәгә Казанның Үзәк стадионында “Рубин” Чемпионнар лигасының төркем этабында Испаниянең “Барселона” командасы белән очраша. “Рубин”ның баш тренеры Корбан Бердыев матч алдыннан узган матбугат конференциясенә ярымсакчы Александр Рязанцев һәм клуб тәрҗемәчесе Юрий Солано белән килде.
Һәр кешенең үз “Барселона”сы булган. Ди Стефано, Круиф, Ромарио “Барселона”сы. Сезнең карашка, аларның кайсысы көчлерәк?
К.Б.: Командаларның үзара йогынты ясау дәрәҗәсе буенча – бүгенгесе.
Климатка бәйле шартлар үз ролен уйнармы?
К.Б.: Бу рольне күпертергә кирәкми. “Барселона” уенчыларының яңа климатка җайлашуда проблемалары юк.
Чит мәйданда җиңгәннән соң “Рубин”га игътибар көчәйде. Бу психологик планда комачау итмәсме?
К.Б.: Егетләр ничек булдыра ала, шулай уйнарга тиеш. Безнең бурыч – аларга әнә шуны төшендерү. Иртәгә узасы матчта тизлек күпкә югары булачак, “Барселона” сезонга керде.
Семак һәм Муравскиның хәлләре ничек?
К.Б.: Муравски бер атна кырга чыкмаячак. Семак гомуми төркемдә шөгыльләнә.
Старт составын 100 процент ачыкладыгызмы әле?
К.Б.: 1–2 кандидатура буенча сораулар бар.
“Рубин” матч алды күнегүләрен үз базасында 16.00 сәгатьтә үткәрә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100