news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан Бердыев дөнья чемпионатында Россия футбол җыелмасыннан ни көтүен җиткерде

Соңгы матчлар ышанычны арттырды, ди «Рубин» командасы баш тренеры.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). 2018 елгы дөнья чемпионатында Россия футбол җыелмасы үз дәрәҗәсендәге генә түгел, көчле командалар белән дә уйнарга әзер. Чемпионатка жирәбә үткәрер алдыннан «Рубин» командасы баш тренеры Корбан Бердыев шундый фикер җиткерде.

«Минем уйлавымча, Россия футболчылары теләсә кайсы ил җыелмасына каршы уйный алачак. Без, һәр кеше кебек, ил җыелмасы өчен борчылабыз, Росссия футболчыларының төркем этабын уңышлы узуын телибез», – диде Корбан Бердыев бүген Казан командасының ачык күнегүләре вакытында.

Аның сүзләренчә, ил җыелмасының уңышлы чыгышка мөмкинлекләре дә юк түгел.

«Соңгы матчлар ышанычны арттырды. Уенчылар үзләрендә ышаныч тойды, ә бу бик мөһим, аеруча көчле командаларга каршы уйнаганда. Әгәр дә чемпионатка кадәрге калган контроль уеннарда әлеге ышанычны ныгыта алсалар, команда турнирга яхшы кәефтә киләчәк. Без барыбыз да шуңа өметләнәбез», – диде Бердыев.

Исегезгә төшерәбез: дөнья чемпионатының жирәбәсе иртәгә – 1 декабрьдә Мәскәүдә Дәүләт Кремль сараенда 18.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100