news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Корбан Бердыев: Бүгенгә иң мөһиме – җиңү

ЦСКА командасына каршы уен проблемалар барлыгын да күрсәтте, ди баш тренер.

(Казан, 7 август, "Татар-информ"). Россия чемпионатының 4 нче турында ЦСКА футболчыларын отканнан соң (2:1), "Рубин" командасы баш тренеры Корбан Бердыев уенга нәтиҗә ясады. Матбугат конференциясе вакытында ул җиңүнең мөһимлеген ассызыклап узды. 

"Иң беренче чиратта, бүген бик мөһим җиңү яуланды. Безнең әле бик күп проблемалар барын аңлыйбыз. Егетләргә бүгенге уен өчен рәхмәтлемен. Тулаем алганда, ЦСКА командасыннан көчле һөҗүмнәр булачагын чамалаган идек. Әмма исәп 2:1 вакытта уен язмышын алданрак хәл итәргә мөмкинлекләребез дә булды", – диде Корбан Бердыев.

Баш тренерга Сердар Азмун белән Гекдениз Караденизның үз мөмкинлекләреннән файдалана алмауларын – гол кертер мөмкинлекне кулдан ычкындырып, тупны капка баганасына туры китерүләрен дә искә төшерделәр.

"Мөмкинлекләрне чынга ашырып, гол кертү өстендә эш алып барабыз. Моның өчен вакыт кирәк. Проблемалар бар. Ләкин бүгенгә иң мөһиме – җиңү", – диде Бердыев.

news_right_1
news_right_2
news_bot