news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан бәйрәмендә 17 меңгә якын корбан чалырга ниятлиләр

Быел корбан чалу республика буенча 51 мәйданчыкта, Казанда 18 мәйданчыкта булыр дип көтелә.

Корбан бәйрәмендә 17 меңгә якын корбан чалырга ниятлиләр
Рамил Гали

Татарстан Диния нәзарәтенең Үзәк ревизия комиссиясе рәисе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин быел республикада Корбан бәйрәме көннәрендә 17 меңгә якын корбан чалу планлаштырылуын әйтте.

«Безнең фаразлар буенча, чалыначак корбан саны 17 меңгә артыр дип уйлыйбыз. Республика буенча 50-60 баш эре мөгезле терлек чалыныр, мөгаен. Төгәл саннарны Корбан гаетеннән соң күрербез. Халык пандемиядән соң Рамазан аенда бик активлашты», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Хәзрәт әйтүенчә, быел корбан чалу республика буенча 51 мәйданчыкта, Казанда 18 мәйданчыкта булыр дип көтелә. «Нокталарда имам-мөхтәсибәтләребез хезмәт куя. Кешенең корбан чаласы, яки корбанны чалдырасы, аның тәртипләрен беләсе килә икән, рәсми мәчетләрнең имам-хатыйбларына мөрәҗәгать итеп, мәгълүматны алырга мөмкин», - диде ул.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин корбан чалу буенча лидер районнарны да атады. «Казаннан тыш, Яшел Үзән, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре актив. Ветеринария хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы буенча күзәтү хезмәткәрләре белән без Татарстан буенча тәртипне саклауны тәэмин итү бурычын куябыз, монда бернинди шик-шөбһә юк», - ди ул.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, узган ел республиканың рәсми мәйданчыкларында 15 меңгә якын корбан чалынган, шул исәптән, Казанда — 5710 баш мал. Казаннан 60 тоннага якын биологик калдык чыгарылган.

  • Быел Корбан гаете 9 июльгә туры килә. Корбан чалу – һәрбер мөселманның бурычы. Әгәр кешенең матди хәле корбан сатып алырлык булмаса – аңа корбан чалу мәҗбүри түгел. Бу эшне башкарырга ниятләгән мөселманның үз акылында, балигъ яшендә булуы һәм сәфәрдә булмавы шарт.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100