news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан бәйрәме вакытында Татарстанда чипланган хайваннарны гына чалырга рөхсәт итәчәкләр

Татарстанда Корбан бәйрәме вакытында колак тамгалары булган хайваннарны гына чалырга рөхсәт итәчәкләр. Аларда ветеринария таныклыклары булырга тиеш, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте.

«Корбан бәйрәме вакытында корбан хайваннарын сату республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән булачак», - диелә хәбәрдә.

Корбан хайваннарын чалу өчен махсус урыннар оештырыла. Моннан тыш, биологик һәм органик калдыкларны җыю өчен контейнерлар урнаштырыла. Бәйрәм тәмамланганнан соң барлык мәйданчыкларда дезинфекция үткәреләчәк.

Бәйрәм көннәрендә барлык мәйданчыкларда ветеринария-санитария экспертлары эшли. Социаль учреждениеләргә ит тапшырырга теләүчеләргә белгечләр ветеринария-санитария экспертизасы үткәрәчәк һәм ветеринария таныклыкларын рәсмиләштереп бирәчәк.

Узган ел Татарстанда Корбан бәйрәме вакытында 13,8 меңнән артык сарык чалынган, шул исәптән 5,8 меңнән артыгы - Казанда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100