news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан бәйрәме уңаеннан «Россия 24» каналында «922 по Булгару» фильмы премьерасы була

Корбан бәйрәме уңаеннан, иртәгә «Россия 24» каналында «922 по Булгару» фильмын күрсәтәләр. Бу турыда «Вести Татарстан» каналы хәбәр итте.

Станислав Назаровның документаль фильмы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган.

Борынгы дәүләт хәзерге Татарстан территориясендә урнашкан. Фильм кешеләрнең гасырдан гасырга күчереп алып килгән кыйммәтләре турында сөйли, диелә хәбәрдә.

Премьера 9 июльдә 15.30 һәм 22.30 сәгатьләрдә «Россия 24» каналында була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100