news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан бәйрәме көннәрендә «Зәкят» фонды мохтаҗларга 4 тоннадан артык корбан ите таратачак

Корбан бәйрәме көннәрендә «Зәкят» фонды мохтаҗларга 4 тоннадан артык корбан ите таратачак
Владимир Васильев

28 июньдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Сара Садыйкова урамындагы 6/22 йортта мохтаҗларга корбан ите өләште. Корбан бәйрәме көннәрендә хәйрия фонды 4 тоннадан артык корбан ите таратырга ниятли.

Мохтаҗларга ярдәм дини һәм милли үзенчәлекләренә карамастан күрсәтелә. Корбан ите аз керемле, күп балалы гаиләләргә, авыру, ялгыз аналарга, картларга һәм башка социаль яктан якланмаган кешеләргә тапшырыла.

Өч көн эчендә аз керемле 500 гаиләгә 1,5 тонна корбан ите таратылачак. Шулай ук 300 килограмм ит Татарстанның 4 социаль учреждениесенә: Анжела Вавилова исемендәге Казан хосписына, Татарстандагы инвалид балалар ата-аналарының «Забота» төбәк иҗтимагый оешмасына, «Мамы Казани» хәйрия фондына, диабет үзәгенә җибәреләчәк.

«Без Корбан бәйрәмен зур түземсезлек һәм рәхмәт хисләре белән көтеп алдык. Раббыбыз безгә бу вакытта мөмкин кадәр мохтаҗларга ярдәм кулы сузу форсаты бирә. Өч көн эчендә 1,5 тонна итне без мохтаҗ 500 гаиләгә таратырга ниятлибез», – диде «Зәкят» хәйрия фондының генераль директоры Булат Мәрдәнов.

«Моннан тыш без социаль эшчәнлек алып бара торган 4 социаль оешмага да корбан ите тапшырабыз. Әлбәттә, безнең эшләребез ит тарату белән генә чикләнми, Корбан гаетенә багышлап, Мамадыш районындагы Ямаш авылында янгыннан зыян күргән мәчет өчен ярдәм йөзеннән 1 млн сум акча күчердек, һәм 7 мохтаҗ кешегә 600 мең сумнан акчалата ярдәм бирдек. Донецк һәм Лугансктан килгән һәм Республикабызда вакытлыча урнашкан 500ләп кешегә 2 тонна көнкүреш химиясе һәм шәхси гигиена җиһазларыннан торган ярдәмне дә тапшырдык», – ди Булат Мәрдәнов.

«Корбан бәйрәме вакытында корбан чалдырып, ярдәм итәргә теләүчеләр арасында күбесе урта катлам кешеләре: апа-абыйлар, әби-бабайлар», – ди ул.

«Быелгы ит күләме узган елгы кебек үк, 4 тоннага якын, бәлки әз генә күбрәктер. Ярдәмне алучылар саны шулай ук 500 мохтаҗлар гаиләсе», – дип, искәртеп узды Булат Мәрдәнов.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100