news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан бәйрәме белән шәһәргә Казан иконасының Мәскәү исемлеген алып килү вакыты туры килә

Корбан бәйрәме белән шәһәргә Казан иконасының Мәскәү исемлеген алып килү вакыты туры килә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казан Изге Ана иконасының могҗизалы Мәскәү исемлеген Татарстан башкаласына алып киләчәкләр. Образ 14-16 июньдә шәһәрдә булачак. Бу вакытта мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Казан епархиясенең Миссионер бүлеге җитәкчесе, иерей Александр Ермолин бүген «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Без уникаль урында яшибез. Казан – төрле мәдәниятләр, христиан һәм ислам диннәре очрашкан урын. Казан образын бирегә китергән вакытта мөселман тантаналары башлануы очраклы гына түгел, бу тагын бер тапкыр без яши торган, ярату, татулык һәм үзара аңлашу хөкем сөргән уникаль урыннарны күрсәтә», - диде Александр Ермолин.

  • Казан Изге Ана иконасы образы 1580 елда могҗизалы иконага карап язылган. Минин һәм Пожарский аның белән Мәскәүне поляклардан азат итәргә киткән. Икона 1918 елда югала, әмма узган ел, 4 ноябрьдә, Казан иконасы көнендә Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл образның табылуы турында игълан итте.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100