news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Корбан бәйрәме алдыннан «Кол Шәриф» мәчете туристлар өчен ябык булачак

Корбан бәйрәме алдыннан «Кол Шәриф» мәчете туристлар өчен ябык булачак
Фото: «Татар-информ»

Казан Кремлендәге «Кол Шәриф» мәчете Корбан бәйрәменә әзерләнү һәм бәйрәм намазы укылу сәбәпле, туристлар өчен вакытлыча ябылачак. Бу хакта «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чикләү 26 майда 18 сәгатьтән 27 майда 8 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак. Шуның белән бергә 26 һәм 27 майда Казан Кремленең барлык музейлар һәм күргәзмә заллары гадәти режимда эшләячәк.

Корбан бәйрәме өч көн дәвам итәчәк. Беренче көн, 27 май, Татарстанда эшләми торган бәйрәм көне дип игълан ителде, шул сәбәпле республикада майның соңгы эш атнасы кыска була. Казан мәчетләрендә иртәнге намаз – 2.15 сәгатьтә, бәйрәм вәгазе – 3.15 сәгатьтә, ә гает намазы 3.45 сәгатьтә укыла башлый.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кичә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә, муниципаль берәмлекләргә һәм хокук саклау органнарына җәмәгать тәртибен сакларга һәм бәйрәм гыйбадәтләрен үткәрү куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot