news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан бәйрәменең төп чарасы Галиев мәчетендә үтәчәк

Гает көнне Казанда җәмәгать транспорты иртәнге 4тә йөри башлыячак.

 (Казан, 17 август, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 1 сентябрь, Корбан бәйрәме көнне Казанда гает намазы иртәнге 5 сәгатьтә укылачак. Бу хакта бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде.

Бүген Татарстан Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов журналистларга 1 сентябрь көнне узачак Корбан гаеты турында сөйләделәр. 

“Бәйрәм көнне җәмәгать транспорты иртәнге 4тә йөри башлый, - ди Камил хәзрәт Сәмигуллин. - Казан мәчетләрендә вәгазь бишенче яртыда, ә бәйрәм намазы 5тә башлана. Бәйрәмнең төп чаралары Галиев мәчетендә оештырылачак”. 

Шулай ук, мөфти журналистларга иң саваплы корбан сарыгын сайларга да өйрәтте. “Корбанлык матур мөгезле, яхшы йонлы, симез булырга тиеш. Сарык сатып алганда сатулашырга ярамый, үзегезгә ошамаганын алмыйча гына китегез, икенчесен сайлагыз”, - диде мөфти. 

Исегезгә төшереп узабыз, Татарстанның баш казые нисаб күләме 20 мең сум итеп билгеләде. Корбан гаете көнне кешенең 20 мең сум акчасы бар икән, димәк, ул корбан чалырга тиеш була. Корбан чалу йоласы өч көн дәвам итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100