Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Корбан бәйрәмендә Татарстандагы почта бүлекләре эш режимын үзгәртә
12 сентябрь – республика почта элемтәсе бүлекләрендә ял көне.
(Казань, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Корбан бәйрәмендә Татарстандагы почта бүлекләренең эш режимы үзгәрә. Бу хакта “Россия почта”сы федераль почта элемтәсе идарәсенең «Татарстан почтасы» филиалы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бүген, 11 сентябрьдә, Татарстан почта бүлекләре билгеләнгән режимда бер сәгатькә кыскартылган эш көне белән эшлиләр.
12 сентябрь – республиканың барлык почта элемтәсе бүлекләрендә ял көне.
Шулай да бу көнне Казанда «Тандем» сәүдә үзәгендәге (Ибраһимов ур., 54) почта элемтәсе бүлегендә почта хезмәтеннән кулланып булачак. Анда сәгать 10нан көндезге сәгать 2гә кадәр хезмәт күрсәтәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз