Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Корбан бәйрәмендә Сызрань Җәмигъ мәчете гөмбәзләрендә алтын ярымайлар куелды
Мәчет төзелеше җиденче ел дәвам итә, эшләр бары тик дин тотучылар һәм иганәчеләр акчасына гына бара.
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). 20 июль, Корбан гаете көнне Сызрань Җәмигъ мәчете гөмбәзләрендә алтын ярымайлар куелды.
Сызрань шәһәренең "Дуслык" иҗтимагый оешмасы сайтында хәбәр итүләренчә, Җәмигъ мәчете инде төзелеп бетеп килә. Корбан бәйрәмендә манараларда алтын ярымайлар барлыкка килде. Урнаштыру процессы тантаналы шартларда узды.
Мәчет төзелеше җиденче ел дәвам итә, эшләр бары тик дин тотучылар һәм иганәчеләр акчасына гына бара. Мәчет 500ләп кешене сыйдыра алыр дип көтелә, диелгән хәбәрдә.
Корбан бәйрәмендә Самара Җәмигъ мәчетенә 100гә якын кеше килгән. Битлек булу һәм бер-берсеннән куркынычсыз дистанция саклау мәҗбүри иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз