news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан бәйрәмендә мохтаҗларга атап 2250 тәкә һәм 50 сыер чалдылар

Корбан ите, мохтаҗларга тарату өчен, республика хәйрия фондлары, мәдрәсә һәм мөхтәсибәтләргә озатылды.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Корбан бәйрәмендә мохтаҗларга атап 2250 тәкә һәм 50 сыер чалдылар. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Корбан ите, мохтаҗларга тарату өчен, Диния нәзарәтенең «Зәкят», «Ярдәм» фондларына, Татарстан Республикасы Сукырлар җәмгыятенә, 11 мәдрәсә һәм 4 мөхтәсибәткә озатылды. Хайваннарны чалуда һәм Корбан бәйрәмен оештыруда катнашучы волонтерлар һәм персоналга да өлеш чыкты.
 
Татарстан Республикасы Инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары җәмгыятьләре, «Татарстанның күп балалы гаиләләре» иҗтимагый оешмасы, шулай ук төрле социаль учреждениеләргә дә азык-төлек ярдәме күрсәтелде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100