news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан бәйрәмен оештыруга бер меңгә якын волонтер җәлеп ителде

Быел Корбан гаете көнне Казанда берничә мәйданчыкта ТР мөфтияте һәм башкала мөхтәсибәтләре тарафыннан оештырылган гаилә-балалар бәйрәмнәре уздырылды.

Корбан бәйрәмен оештыруга бер меңгә якын волонтер җәлеп ителде
dumrt.ru

(Казан, 14 август, "Татар-информ). Быел Татарстанда Корбан гаетен оештыру өчен барлыгы бер меңгә якын волонтер җәлеп ителде. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Волонтерларның 650се корбан чалу урыннарында эшләде: терлекне чалды, итләрне түшкәләргә чапты, эшкәртте, өлешләп бүлгәләде һәм мохтаҗларга таратты. Волонтерлар шулай ук мәчетләрне һәм мәчет янындагы территорияләрне җыештыру, балалар һәм гаилә бәйрәмнәрен оештыруда ярдәм күрсәтте. Аеруча активлар рәтендә –  Казан, Яр Чаллы һәм Азнакай волонтерлары.

Искәртеп үтик: быел Корбан гаете көнне Казанда берничә мәйданчыкта ТР мөфтияте һәм башкала мөхтәсибәтләре тарафыннан оештырылган гаилә-балалар бәйрәмнәре уздырылды. Шуларның иң мөһиме гомумшәһәр масштабында Казанның Горький исемендәге Үзәк паркында үтте.

“Корбан-фест: җылылык бүләк ит!” дип исемләнгән бәйрәмдә милләтенә һәм диненә карамастан, 3000 казанлы һәм башкала кунаклары  катнашты. 

Монннан тыш, башкаланың “Ярдәм”, “Нур-әл-Ислам” һәм “Гаилә” мәчетләрендә, шулай ук Нагорный бистәсенең “Кечкенә принц” паркында да Корбан гаетен халык күңел ачулары һәм массакүләм мәҗлесләр белән билгеләп үттеләр. Гаилә бәйрәмнәрен Түбән Кама, Әлмәт, Балык Бистәсе, Зәй, Менделеевск, Яр Чаллы мөхтәсибәтләре дә оештырды.

Волонтерлар хәрәкәте ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең  аеруча мөһим юнәлеше булып тора. Бүгенге көндә Нәзарәтнең волонтерлык хәрәкәтендә барлыгы меңнән артык кеше теркәлгән. Аларның яше – 14тән алып 80гә кадәр.

Быел Республикакүләм ифтарны уңышлы үткәрү өчен 1400 волонтер җәлеп ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100