news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Корбан бәйрәменә читтән кертелә торган терлек ике атналык карантин узачак

Габделхак Мотыйгуллин корбанлыкны Татарстан җитештерүчеләреннән сатып алырга киңәш итте.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Корбан бәйрәменә чит төбәкләрдән кертелә торган мал ике атналык карантин узачак. Бу хакта  «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин хәбәр итте.

«Хайваннар карантин чаралары узарга тиеш. Сарыкларда бруцеллез яки чәчәк авыруы керә калса, шушы ике атна эчендә ул авырулар ачыкланырга да мөмкин, чөнки өстәмә рәвештә кан да тикшереләчәк», — диде Габделхак Мотыйгуллин.

Ул корбанлыкны җирле фермерлардан сатып алырга өндәде. «Республика ихтыяҗлары өчен сарык җитәрлек дип уйлыйбыз. Корбанлыкларны Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән сатып алырга киңәш итәбез. Шул рәвешле, үзебезнең җитештерүчеләргә дә ярдәм күрсәтәчәкбез, республиканы йогышлы авырудардан да саклап калачакбыз», — дип белдерде.

Габделхак Мотыйгуллин читтән терлек кайтару һәм чалу урыннарына булган төп таләпләрне дә аңлатты.

news_right_1
news_right_2
news_bot