news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан бәйрәме уңаеннан оештырылачак бәйрәм чаралары исемлеге билгеле

Бәйрәм республиканың унбер урынында узачак.

Корбан бәйрәме уңаеннан оештырылачак бәйрәм чаралары исемлеге билгеле
Михаил Захаров/архив

(Казан, 6 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Корбан гаете бәйрәмнәренә багышланган чаралар исемлеге билгеле булды. Бу хакта Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Чаралар Казанның биш урынында узачак: Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы (13:00 сәгатьтә), “Нур-әл-Ислам” мәчете (13:00 сәгатьтә), Нагорный бистәсенең “Кечкенә Принц” паркы (10:00 сәгатьтә), “Гаилә” мәчете (17:00). “Ярдәм” мәчетендә өч көн дәвамында хәйрия ашлары була”, - диде ул.

Рөстәм хәзрәт сүзләренчә, бәйрәмнең рәсми өлеше Коръән уку белән башланачак. “Аннары нәшидләр, мөнәҗәтләр яңгыраячак. Программада бәйрәм концерты, спектакль, төрле мәйданчыклар, балалар өчен тамаша, хайваннарны тотып карау мөмкинлеге булган зоопарк, аквагрим каралган”, - диде ул.

“Корбан чалу чарасы хәзер дини бәйрәм генә түгел, җәмгыятькә файдалы булган бәйрәм форматына да әйләнде: Корбан гаете көнне республика шәһәрләре һәм районнары паркларында, мәчет яны территорияләрендә шәһәркүләм гаилә һәм балалар бәйрәме дә узачак”, - дип әйтте хәзрәт.

Моннан тыш Яр Чаллы шәһәрендә 10 августта Корбан бәйрәме уңаеннан хәләл ярминкә, 11 августта Балык Бистәсе районы Таулар мәдәният йортында 150 кеше катнашында Корбан ашы, шул ук көнне Әлмәттә шәһәркүләм гаилә бәйрәме, 13 августта Менделеевск районы Бәзәкә авылында Корбан мәҗлесе узачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100