Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Корбан бәйрәме уңаеннан Мәскәүдә гает намазы үтәчәк урыннар - исемлек
Мәскәү Җәмигъ мәчетендә вәгазь һәм иртәнге намаз иртәнге сәгать 8дән 9га кадәр үтәчәк.
(Казан, 11сентябрь, «Татар-информ»). 2016 елның 12 сентябрендә Корбан бәйрәме уңаеннан Мәскәү Җәмигъ мәчетендә вәгазь һәм иртәнге намаз иртәнге сәгать 8дән 9га кадәр үтәчәк (трансляция «Россия 1» каналыннан сәгать 9дан алып барылачак).
Поклонная гора Мемориаль мәчетендә намаз иртәнге 6 сәгать 30 минутта, Тарихи мәчеттә – 8 сәгатьтә, Отрадныйдагы “Ярдәм” мәчетендә сәгать 7дә үтәчәк.
Бәйрәм вәгазе һәм иртәнге намаз Мәскәү шәһәренең мөселман җәмгыятьләрендә дә узачак.
«Кәүсәр» чатырында иртән сгать 7дә (Технопарк м., Андропов проспекты, 11, корп.2, чатырда);
“Миһербанлык” («Милость») мөселман җәмгыятендә иртән сәгать 7дә ( Бунинск аллеясы м.,, Южнобутовск ур., 96, «Изумрудный» янәшәсендәге чатырда);
«Әлиф» мөселман җәмгыятендә иртән сәгать 7дә;
«Рисаләт» мөселман җәмгыятендә 8 сәгать30 минутта (Огородный проезды- 5, 4 стр);
“Җиденче буын” мөселман җәмгыятендә иртән сәгать 7дә (Нижегородск ст. (МЦК) Авиамоторная, Басовская ур.,1) узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз