news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан бәйрәме уңаеннан гает намазын Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үткәрде

Корбанны гает көнне чала алмаучыларга бу йоланы гаетнең икенче яки өченче көнендә - 13-14 сентябрьдә дә башкарырга рөхсәт ителә.

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Корбан гаетенә багышланган төп бәйрәм чарасы Кол Шәриф мәчетендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашында узды. Татарстанның баш казые вәгазендә диндәге кыйммәтләр хакында сөйләде. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең рәсми порталы хәбәр итә.

Бәйрәм намазын Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев уздырды. “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе Кол Шәриф мәчетендә үткәрелгән төп бәйрәм тантанасын туры эфирда күрсәтте. Дини чара Коръән аятьләрен уку белән башланды һәм Татарстман мөселманнары казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның  вәгазе белән дәвам итте.

Хәзрәт иң элек Аллаһы Тәгаләгә чиксез мактауларыбызны һәм шөкераналарыбызны җиткерде, дип яза портал. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу гәләйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребезне һәм салаватларыбызны җиткерде. Корбан гаете мөбарәк һәм хәерле булуын теләде. Вәгазенә кереш алдыннан Җәлил хәзрәт Россия һәм Татарстан Президентлары Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнехановның котлаулары белән таныштырып үтте. Дәүләт башлыгы Владимир Путин Россиядәге мөселман өммәтенең ил тормышында актив катнушын, яшь буынны тәрбияләүгә, дин һәм милләтара мөнәсәбтләрне ныгытуга зур өлеш кертүен ассызыклый. Мөселманнарга сәламтлек һәм уңышлар тели.

Җәлил хәзрәт үзенең вәгазендә Аллаһ Тәгаләнең сынавы, сабырлык, тәрбия һәм динебезнең башка кыйммәтләре хакында сөйләде. "Без бу дөньяга килгәч сынауларны уңышлы итәргә тиеш. Аллаһ Раббыбыз үзенең Коръәни Кәримендә: бәндәм Миңа якынрак булган саен, Мин аны ныграк сынармын, диде. Ул сынауны уңышлырак үткән саен, Миңа якынрак булыр, диде. Шуңа күрә сынаулар килгән икән, без сабыр итәргә тиеш һәм кемнеңдер хәсрәтен шулай юк юрарга ярамый", - дип сөйләде Җәлил хәзрәт.

Хәзрәт Аллаһ Тәгаләнең иң зур сынау пәйгамбәрләргә, әүлияләргә булганын һәм шуларның олысы Ибраһим галәйһиссәламгә туры килүен һәм корбан чалу йоласы безгә Ибраһим белән Исмәгыйльдән килүен хәбәр итте, шушы кыйсса белән таныштырды.

Мәгълүм булганча, Ибраһим пәйгамбәрне Раббысы тугрылык сынавы аша уздыра, ягъни якыннары аша сыный. Картаймыш көнендә Аллаһ Тәгалә аңа бер угыл бирә, ләкин хак төшләр аркылы Аллаһ Ибраһим пәйгамбәргә бәгырь җимешен корбан итәргә кирәклеген белдерә. Раббысының әмерен тәкъвалык күрсәтеп башкарырган вакытта Аллаһ улы урынына корбан итәргә дип күкләрдән бер тәкә иңдерә. "Аллаһ Тәгалә кешене корбан итүне никадәр начар һәм фаҗигале хәл булуын әти кеше йөрәге аша үткәреп күрсәтте. Аллаһ Тәгалә кеше корбанын кабул итмәде һәм ул Аңа кирәк тә түгел. Менә без тәкбир әйтәбез, корбан чалабыз кеше каны коелмасын диеп. Пәйгамбәребез әйтте: "Мөселманның теленнән дә, кулыннан да башка кешеләргә зыян күрмәсләр. ", - дип ассызыклады Җәлил хәзрәт үзенең вәгазендә.

"Тәкъва булган, Аллаһыны чын күңелдән сөйгән кеше корбанны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалып, гаиләсен, килгән кунакларын һәм күршеләрен, фәкыйрьләрне һәм мескеннәрне хөрмәт итә, аларның күңелләрен күтәрә. Шулай итеп, ул Аллаһының ризалыгына ирештерә торган гамәлләр кыла”, - дип әйтте хәзрәт һәм Корбан бәйрәме көннәрендә ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата игътибарлы булырга чакырды.

Шулай ук Җәлил хәзрәт Коръән аятьләре һәм хәдисләре белән Раббыбыз кушканча яшәргә, гыйбадәтләрне үтәргә, мәрхәмәтле булырга чакырды.

Исламда Аллаһы Тәгаләгә якынаю, аның ризалыгына ирешү юлларының берсе Корбан чалу булса, икенчесе – хаҗ гыйбадәте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ үзенең бер хәдисендә әйткән: «Әгәр берәү хаҗ кылып бозыклык кылмаса – өенә анасы тудырган көндәге кебек гөнаһсыз булып кайтыр». Бүген – ягъни зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә – хаҗиларыбыз хаҗ гыйбадәтенең төп гамәлләрен тәмамлап, ихлас күңелләре белән Кәгъбәтуллага юнәлеп, тәлбия әйтәләр. Аллаһ Тәгалә шулай ук аларның изге эшләрен кабуллардан кылсын!

Аннан соң мөселманнар, тәкъбир әйтеп, кояш чыгу вакытыннан соң ярты сәгать узгач, гает намазы укыды, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен сорап, дога кылды. Аллаһы Тәгаләне мактап, тәкъбир әйткәч, мөселманнар корбан чалырга ашыкты.

Корбанны гает көнне чала алмый калган кеше, гаетнең икенче яки өченче көнендә, ягъни 13-14 сентябрьдә дә чалса дөрес була. Казанда корбан чалу өчен 17 махсус мәйданчык эшли. Диния нәзаретә дә 2 меңгә якын сарык чала. Аларның итен “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга, инвалидларга һәм ятимнәргә таратачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100