Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Корбан бәйрәме котлы булсын!
Корбан бәйрәме котлы булсын!
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Якынлашып килүче Корбан бәйрәме уңаеннан Татарстан җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхакый республикада яшәүче дин кардәшләренә котлау юллады.
Ислам дөньясында билгеләнә торган ике иң олуг бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаете, ураза бәйрәменнән соң җитмеш көн узгач, зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә. Быел ул егерменче гыйнварга туры килә. Бу көнне барлык мөселманнар бергәләп гает намазы укый, намаздан соң корбан чалып, туган-тумачаларын кардәшләрен, дусларын һәм фәкыйрьләрне чакырып, аларга сый-хөрмәт күрсәтә. Аннары алар әти-әниләренең һәм туганнарының каберләрен зиярәт кыла; фәкыйрьләргә һәм ятимнәргә хәер өләшә. Бу көнне мөселманнар бер-берсенә кунакка да йөрешә.
Үзенең котлавында Госман хәзрәт Исхакый: «Бабаларыбыздан килгән күркәм гадәт белән йоланы, иманны башкаларга хикмәт белән аңлатыйк, үзебезне дә, башкаларны да хөрмәт итеп яшик, сабыр булыйк. Киләчәктә дә гыйлемле, игътибарлы, ихтирамлы һәм шәфкатьле булып калырга язсын. Соңгы сыйфатка тукталып кабатлыйсым килә: Корбан бәйрәме якыннарыбызга һәм тирә-юньдәгеләребезгә мәрхәмәтлек күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бәйрәм алдыннан күңелләребездә нинди генә изге теләк, изге ният булса, шул теләкләребезгә ирешергә Аллаһы Тәгалә насыйп әйләсен. Укылган намазлар, биргән сәдакәләр, чалынган корбаннар, кылынган хаҗ сәфәрләре Раббыбыз хозурында кабул булса иде»,- дип изге теләкләрен юллый.
«Газиз кардәшләрем, бүгенге иминлек өчен Җәнабел Хакка меңнәрчә рәхмәтләребезне белдерик. Аллаһы Тәгалә киләчәктә барыбызга да динебез, милләтебез һәм ватаныбыз өчен хәерле хезмәтләр күрсәтергә насыйп итсен. Татарстан, Россия һәм башка илләрнең җитәкчеләренә, халыкларына тазалык, һәм тыныч тормыш теләп калам. Һәрберебезгә бәхет-сәгадәт, авыруларга хәерле шифалар бирсен. Җәнабел Хак йортларга муллык-бәрәкәт, әти-әниләргә сабырлык, балаларга шәфкатьлелек әйләсен. Тәүфыйксызлыкта йөргәннәргә дә хак юлны табарга язсын. Бәйрәмне әдәп-әхлак белән күркәм йолаларда үткәреп, киләсе бәйрәмнәрдә, намазларда һәм җомгаларда да очрашырга насыйп әйләсен», - диелә мөфти Госман хәзрәт Исхакыйның Корбан бәйрәме уңаеннан юллаган котлавында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз