news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан бәйрәме көнне Казанда җәмәгать транспорты иртәрәк эшли башлый

Кайбер автобус һәм троллейбус маршрутлары иртәнге 4.00 дә кузгала

(Казань, 2 октября, «Татар-информ»). 4-нче октябрь, Корбан гаетен бәйрәм итү көнендә, шәһәр җәмәгать транспорты эше махсус расписание буенча оештырылачак. Шәһәр халкын Казан мәчетләрендә узачак бәйрәм чараларына итү өчен транспорт рейска гадәттәгедән иртәрәк чыга. 

1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 74а, 75, 91 номерлы автобус маршрутлары һәм 1, 2, 10, 12 троллейбус маршрутлары 4 октябрьдә иртәнге 4.00 дә хәрәкәт итүнең расланган интерваллары белән эшли башлый.

6-нчы октябрь ял көнендә шәһәр җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100