news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан бәйрәме алдыннан Тукай районы Туера авылында мәчет ачылды

Бу – районда 57 нче мәчет.

(Тукай районы, 29 август, "Татар-информ", "Якты юл", Заһидә Нәбиуллина). Корбан бәйрәме алдыннан Тукай районы Туера авылында мәчет ачылды. Бу – районда 57нче мәчет, дип яза җирле басма.

Тантана башланганчы, авылның имамы Габделхак Нәбиуллин белән сөйләшәбез.

– Район хакиме Васил Хаҗиевка мең рәхмәт. Авылда бергәләп намаз укыр, җыелышыр җир юк бит. Авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камильянов белән уңай җавап ишетеп кайткач, күңел кузгалды. Проектын эшләргә керештем. Аның бит әле күңелләрне тартып торырлык матур да, уңайлы да, шәригать кануннарына туры килүе дә кирәк бит. Бүген, иман йортыбыз ишекләрен ачкач, аны төзүдә риясыз эшләгән кешеләргә ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Алар: Илназ Зарипов, Зөлфәт Әхмәтгәрәев, Мансур Мифтахов, аларны гаиләләре, авыл кешеләре дә кем күпме булдыра, акчалата ярдәм күрсәтте. Озын гомерле, куанычлы иман йорты булсын, – диде ул.

Мәчет ачылу тантанасын район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас алып барды. Сүзен тирән эчтәлекле, уйландыра, күңелләргә кагыла торган вәгазьдән башлады ул. Аны тыңлаган саен эчтән генә үзеңнең яшәү рәвешеңне, гамәлләреңне барлыйсың, уйландыра. Кайчакларда безнең кешеләргә менә шундый тәрбияви сөйләшү җитми.

– Бу – районда 57нче мәчет. Авылы бар икән, аның мәчете дә булырга тиеш. Тик ул буш тормасын, җәмәгать намазларына күбрәк кеше йөрсә, яшьләребез дә тартылса, әхлакый дөньябыз аруланыр. Кайчакларда мал артыннан куып, Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирер көн киләсен дә онытабыз. Харамны хәләлдән аермыйбыз. Без беребез дә бу дөньяга мәңгегә килмәгән, шуны онытмасак иде, – диде Җәүдәт хәзрәт.

Мансур Мифтахов, мәчет өчен бина юллап алуда булышкан район хакимияте башлыгы Васил Гариф улына, авылны мәчетле итү өчен бөтен күңелен биреп йөргән имам Габделхак Нәбиуллинга, түләүсез, Аллаһы ризалыгы өчен эшләгән төзүчеләргә, матди ярдәм күрсәтүчеләргә авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтте.

– Бинасы матур булды, тирә-ягында гөлләр үстерик, ямьле булсын. Бик куанычлы көн бүген – мәчетле булдык. Бер җыелгач, сүз уңаенда шуны да әйтәсем килә – зиратыбызны да җыештырып тотыйк әле, кайтып, әрвахларыбызның каберен чистарткач, чүпне теләсә кайда ташлап китәбез, алай ярамый, – диде ул.

– 1929 елда авылда мәчет булып, 1947 елга кадәр биредә намаз укыганнар. Аннары ул бина төрле максатларда файдаланылды, ахырдан сүтеп үк алып киттеләр. Авыл кешеләре җәмәгать намазын я зиратта, я булмаса кеше йортларында укып йөрделәр. Шөкер, менә мәчетле булдык, – дип сөйләде Әсхәт Габдуллин туералыларның шатлыгын уртаклашып.

Авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камильянов та авыл халкын гыйбәдәт йорты ачылу белән тәбрикләде, ярдәмнәре, риясыз хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Тантаналы мизгел – ир-атлар тезелешеп, тәкъбир әйтеп, мәчет эченә уза, бергәләп өйлә намазы укыла.

Мәчет ачылу тантанасына җыелган, ераклардан килгән туералылар белән аралашабыз. Күптән кайтмаган авылдашлар да бар, күрәсең, күзләрдә яшь ялтырый. Менә мәчетле булдылар, хәзер инде шулай җыелышып, Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә шушы яшел түбәле, манаралы гүзәл йортка ешрак кайтырлар, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100