news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Корбан бәйрәме алдыннан росгвардиячеләр Чаллы мәчетләрен тикшерде

Чара алдыннан ОМОН бүлеге инженер-техник бүлекчәсе белгечләре мәчетләрдә һәм алар тирәсендә шартлаткыч матдәләр куелмаганлыгына тикшерү үткәрде.

(Казан, 21 август, “Татар-информ”). Корбан бәйрәме алдыннан росгвардиячеләр Чаллы мәчетләрен тикшерде. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара башланыр алдыннан ОМОН бүлеге инженер-техник бүлекчәсе белгечләре мәчетләрдә һәм алар тирәсендә шартлаткыч матдәләр куелмаганлыгына тикшерү үткәрде.

Аерым урыннарда росгвардиячеләр этләрне дә җәлеп итте. Алар шундый матдәләрне ис буенча табарга өйрәтелгән этләр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча шартлаткыч матдәләр булуы ачыкланмаган. Барлык объектлар полиция хезмәткәрләренә саклауга тапшырылган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot