news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан бәйрәме алдыннан Казанда хәйрия ифтары узды

Әмәт бистәсендәге мәчеттә үткәрелгән ифтарда 200 кеше кунак булган.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Кичә, Корбан бәйрәме алдыннан, «Зәкят» хәйрия фонды Казанда хәйрия ифтары уздырды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кичке мәҗлестә аз керемле, күп балалы һәм авыру балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашты», — диелгән хәбәрдә.

Ифтар Әмәт бистәсендәге мәчеттә үткәрелгән, анда 200 кеше кунак булган.

"Зәкят" хәйрия фонды карамагындагы гаиләләр елның иң мөһим көнен бергә җыелып билгеләп үтте. Корбан бәйрәме турында кыска вәгазь тыңладылар, шурпа һәм пылау белән сыйландылар. Балаларга татлы бүләкләр өләштеләр.

Тулаем алганда, Корбан бәйрәме алдыннан Казанда 3 хәйрия ашы узды, авыру бала файдасына акча, мохтаҗларга тарату өчен корбанлыклар җыелган. Бәйрәм башлану белән фонд тарафыннан 1000 аз керемле гаиләләргә һәм 10 социаль учреждениегә 5 тонна корбан ите таратылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100