news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан бәйрәме алдыннан "Иман йорты" клубы велокросс оештыра

Велоузыш 2 октябрьдә 18.00 дә Казанның Мәрҗани мәчете яныннан башлана

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Корбан гаете алдыннан Казанның "Ярдәм" мәчете каршындагы "Иман йорты" мөселман яшьләре клубы  ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге һәм Казан Кремленең ислам мәдәнияте музее белән берлектә, велокросс оештыра. Велоузыш 2 октябрь кичке 6да Казанның Мәрҗани мәчете яныннан башлана һәм Нариман урамындагы "Милләт йорты" кафесы янында тәмамлана.

Велоузыш мөселманнарның төп бәйрәме - Корбан гаете хөрмәтенә оештырыла. Велокросс маршрутына Иске һәм Яңа Татар бистәләренең иң танылган мәдрәсә һәм татар иҗтимагый үзәкләре - Мәрҗани, Апанай, Әҗем, Ал, Иске таш, шулай ук Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәчет һәм "Милләт йорты" кафесы кертелгән. Велоузыш "Ислам.Спорт. Мәгърифәт" шигаре астында уздырыла.

Акциянең төп максаты - Корбан гаете хакында искәртү, яшьләр арасында тарихи мәчет, мәдрәсәләрне, иҗтимагый үзәкләрне популярлаштыру, җәмәгатьчелекнең игътибарын Казанның Иске һәм Яңа Татар бистәләренә юнәлтү.

Велоузышның координаторы - журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Александр Долгов билгеләп үткәнчә, замана яшьләре арасында татар-мөселманнарның тарихи брендлары популяр трендка әверелергә тиеш. Әйтик, Әҗем, Иске таш мәчетләре яки реконстукциядән соң эшли башлаган "Милләт йорты" кафесы.

Кросс вакытында Иске һәм Яңа Татар бистәләренең тарихи урыннары буенча экскурсия узачак, аларны тарихчы галимә Тәэминә Биктимерова белән Казан кремленың Ислам мәдәнияте музее әйдәп баручы белгече Динә Хәбибуллина үткәрә.  Шулай ук велоузышта "Ярдәм" үзәгеннән сукыр һәм начар күрүче кешеләр дә катнашачак. Велосипед-тандем - ике утыргычлы, ике пар педальле һәм бер рульле ике көпчәкле конструкция. Алда утыручы кеше рульне тота һәм велосипед белән идарә итә. Бу очракта арткы утыргыч - начар күрүче яки сукыр кеше өчен. Ул икенче пар педальне әйләндерә, шул рәвешле, велосипедка тизлек өсти, дип кросс үзенчәлекләре турында белдерә "Иман йорты" яшьләр клубы матбугат хезмәте.                

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100