«Халыкара стартларда катнашырга яратам, чөнки бу – дөнья күрү өчен искиткеч мөмкинлек. Әмирлекләрдәге турнир бик югары дәрәҗәдә оештырылган. Кызганыч, ярышларда тамашачылар күп булмады. Әмма мин моны нәкъ менә илнең үзенчәлегенә бәйле дип уйлыйм. Күрәсең, анда көрәш бик популяр түгелдер. Ә ил үзе бик матур. Дөрес, яшәү өчен климаты бик уңайлы түгел анысы (елмая). Эссе. Әмма йөрер җирләр бар иде, сәүдә үзәкләрендә бик теләп йөрдем, бездә, Россиядә булмаган кибетләрдә булдым. Аннан ризыклар турында әйтәсем килә: монда – бөтен җирдә дә диярлек хәләл туклану, шуңа күрә, кайда ашарга икән, дигән сорау бөтенләй дә тумады. Барысы да бик тәмле.
Бүген билбау көрәше – күбрәк локаль спорт төре. Әйе, бездә, Татарстанда, ул популяр, Спорт министрлыгы турнирларны еш оештыра, бик күп спортчы килә. Ягъни, бездә билбау көрәшенә шактый игътибар бирелә. Ә дөньяда – башкачарак күренеш. Күпчелек илләр өчен билбау көрәше – бик экзотик спорт», – ди ул.
Ренас Кәлимуллин белән тулы әңгәмәне «Интертат» сайтында укый аласыз.