news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көрәшче Радик Сәлахов Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында алтын медаль яулады

Көрәшче Радик Сәлахов Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында алтын медаль яулады
Фото: Татартсан Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан көрәшчесе Радик Сәлахов 2026 елгы Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының «көрәш» ярышларында абсолют үлчәү авырлыгында җиңүче булды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең «Макс» каналында спортчыны әлеге уңышы белән котлады.

«Радик Сәлахов – 2026 елгы Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары җиңүчесе. Ул «көрәш»тә иң көчлесе дип танылды. Безнең егетләр булдыра. Афәрин!», – дип язган Татарстан Рәисе.

  • Хәзерге вакытта Россия җыелма командасы алты алтын медаль яулады, аларның бишесе – Татарстан спортчылары исәбендә.
news_right_1
news_right_2
news_bot