news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көрәшче Динар Кәримуллин Россиядә «Ел спортчысы» дип табылды

Көрәшче Динар Кәримуллин Россиядә «Ел спортчысы» дип табылды
Фото: РСБИның ВК аккаунтында узган туры эфирыннан скан

Мәскәүнең Кремль сараенда Россия сугыш төрләре сәнгате берлегенең (Российский союз боевых искусств – РСБИ) XV «Алтын билбау» илкүләм премиясе җиңүчеләрен игълан иттеләр. Россия президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко катнашында узган тантаналы чарада «Ел спортчысы» номинациясендә ирләр арасында җиңүче дип Татарстаннан Динар Кәримуллин танылды. Хатын-кызлар арасында «Ел спортчысы» – Смоленскидан Эльмира Кахраманова.

Спортчыларга бүләкне Россиянең спорт министры Михаил Дегтяров тапшырды. Динар Кәримуллин, бүләкне алганнан соң, көрәш федерациясенә рәхмәт әйтте.

Динар Кәримуллин 2024 елның июнендә БРИКС илләре уеннарында җиңүче булды

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан7

Көрәшче премиягә 2024 елдагы берничә җиңүче өчен тәкъдим ителгән иде. Динар Кәримуллин Россия чемпионатында, БРИКС илләре уеннарында үз авырлыгында җиңүче булды. Спортчы сентябрьдә Күчмә халыклар халыкара уеннарында көмеш медаль яулаган иде.

Россия көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногуманов: «Бу безнең көрәшебезнең җиңүе», – дип белдерде. «Бу дәрәҗәле премияне тапшыру безнең спорт төренең федераль дәрәҗәдә танылуына дәлил. Динарны һәм барлык көрәш берлеген бүләк белән котлыйбыз», – диде Равил Ногуманов.

«Спорт үсешенә керткән өлеше өчен» номинациясендә актер һәм спортчы Стивен Сигал җиңүче дип табылды.

«Ватанга хезмәт өчен» номинациясендә 6 спортчы җиңүче дип табылды. Алар арасында пычак ату буенча спорт мастеры Эдуард Шәрәфиев һәм панкратион буенча мастер, спецназ хезмәткәре Рамис Терегулов бар.

Динар Кәримуллин тумышы белән Теләчедән. Хәзер Лаешта яши һәм Лаеш командасы өчен чыгыш ясый. Көрәш буенча балалар тренеры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100